Татарстан матбугат чаралары волонтерлык турында иң яхшы язма өчен 50 мең сум ота ала
Конкурс алты номинациядә үтәчәк. Гаризалар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Татарстанда массакүләм матбугат чаралары арасында волонтерлар эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга багышланган «Добро в эфире» конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе дәвам итә. Ул алты номинация буенча уза, җиңүчеләр 50 мең сум акча алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева хәбәр итте.
«Ел барышында без волонтерлар, изге гамәлләр кылучы иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар турында сөйлибез. Аларның эшчәнлекләрен яктырткан матбугат чараларына рәхмәтебезне белдерәбез», – дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга.
Яшьләр эшләре министрлыгы үткәргән социологик тикшеренүгә караганда, яшьләрнең 12 проценты волонтерлыкта катнашмый. Шуңа матбугат чараларында ирекле ярдәмчелекне яктырту бик мөһим фактор, дип өстәде Кондратьева.
Конкурс алты номинациядә үтә: социаль челтәрләрдәге иң яхшы язма, интернет-басмалардагы иң яхшы язма, иң яхшы телесюжет, радиода мәгълүмати чыгарылыш, студентлар басмалары һәм электрон матбугат чаралары арасында иң яхшы эш, республиканың ирекле берләшмәләр эшчәнлеге турындагы иң яхшы видеоролик.
«Узган елны конкурста йөз кеше катнашты. Нәтиҗәләр чыгару «Добрый Татарстан» премиясенең бер өлеше түгел, ә аерым бер чара булыр дип ниятлибез. Без бүләкләрдән тыш, журналистлар уңай эмоцияләр һәм файда алсын дип тырышабыз», — диде ул.
Конкурска гариза бирү кампаниясе 10 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Агымдагы ел эшләре кабул ителә. Бәйгене үткәрү турында мәгълүмат «Татарстан Республикасы волонтерлар хәрәкәте мәгълүмати-ресурс үзәге», Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы һәм «Татмедиа» агентлыгының рәсми сайтларында урнаштырылган.