Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада инженерлык лицеен һәм балалар бакчасын ачты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында инженерлык лицеен һәм балалар бакчасын ачуда катнашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
38нче лицей – Түбән Кама районында беренче инженерлык мәктәбе. Белем йортына 1385 укучы кабул ителгән һәм 48 сыйныф формалаштырылган. Белем бирү процессы Түбән Кама химия-технология институты һәм Әлмәттәге Югары нефть мәктәбе өчен абитуриентлар әзерләүгә юнәлдерелгән.
Рөстәм Миңнеханов белем бирү комплексын төзүдә «Татнефть» компаниясенең зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Түбән Кама – зур сәнәгать шәһәре. Без калада яшәүчеләрнең тормышын уңайлы итү өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Әлеге мәйданчыкта берьюлы ике яңа белем бирү учреждениесе – лицей һәм балалар бакчасы – үз ишекләрен ача. Без моңа кадәр «Адымнар» мәктәбен ачкан идек. Үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен алга таба да тиешле шартлар тудырачакбыз», - дип искәртте ТР Президенты.
Лицейда универсаль кабинетлар, табигый-фәнни профильдәге уку бүлмәләре, ИТ-полигон (микропроцессор җайланмаларын конструкцияләү, робототехника, программалаштыру бүлмәсе), техник иҗат өчен остаханәләр, арт-лаборатория, музыкаль студия һ.б. бар.
100нче «Эврика» балалар бакчасы 320 урынга исәпләнгән. Белем бирү процессы балалар интеллектын һәм танып-белү сәләтләрен сакчыл үстерү, мәктәпкәчә яшьтәгеләрне иртә һөнәри ориентацияләүгә юнәлдерелгән. Балалар бакчасында 14 төркем, шул исәптән татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган 7 төркем эшләячәк.
Бакчада физкультура һәм музыка заллары, методик кабинет, медицина блогы бар. Монтессори, сенсор бүлмәләре җиһазландырылган, табигый фәннәр лабораториясе, конструкторлык бюросы, телләр кабинеты һәм һөнәр үзәге бар. Үзәк территориясендә спорт мәйданчыгы, кече архитектура формалары, коляскалар кую урыны һ.б. урнашкан.