Июльнең соңгы көнендә Татарстанда 29 градус эссе булачак
Иртәгә, июльнең соңгы көнендә, Татарстанда эссе була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак.
Моннан тыш, кайбер урыннарда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшә.
Татарстанда төнлә һава температурасы +12дән +17 градуска кадәр (республика башкаласында — +15 тән +17 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава 24-29 градуска кадәр җылыначак (Казанда - +25, +27).