«Тәртип» радиосы «Печән базары»на килүчеләрне караоке җырлатты
Кабан күле буенда «Печән базары» фестиваленең Музыкаль сәхнәсендә тамашачы караоке җырлап ярыша. Музыкаль сәхнәнең бер сәгать вакыты «Тәртип» радиосына тапшырылган.
Бу вакытта радионың алып баручылары Айсылу Лерон белән Айваз Садыров тамашачы арасыннан ике команда сайлады. Командаларның берсен Венера Ганиева, икенчесен Зәринә Хәсәншина җитәкли.
Командалар күренекле баянчы Кирам Сатиевка кушылып җырлыйлар.
Командалар төрле музыкаль биремнәрне үти. Əйтик, командалар җыр текстының төшеп калган сүзләрен белеп җырларга тиешләр. Смайликлар аша җырны танырга тиешләр.
Биремнәрнең берсендә катнашучыларга «Аерылмагыз» җыры көенә «Туган тел»не җырларга туры килде. Икенче команда «Туган тел» көенә «Аерылмагыз» җыры сүзләрен җырлады. «Бу җырларны берләштереп сезне туган телдән аерылмаска өндәдек», диде Айваз Садыров.
Соңгы ярышта команда лидерлары Зәринә Хәсәншина белән Венера Ганиева җырлады. Зәринә Венера Ганиеваның «Туй күлмәге» җырын сайлады. Венера Ганиева үзе «Яратырга килдек без бу җиргә» җырын башкарды.
Бу музыкаль ярышта командаларга кушылып сәхнәне калын боҗра итеп әйләндереп алган тамашачы да җырлады.