Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатларын корылтай ачылу уңаеннан сәламләде һәм аларны конгрессның 30 еллыгы белән котлады.
Россиянең күп кенә төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар милли-мәдәни оешмаларын берләштергән Бөтендөнья татар конгрессы үзенең юбилеен зур уңышлар белән каршы ала, дип билгеләп үтте Путин Кремль сайтында урнаштырылган котлау мөрәҗәгатендә. Конгресс дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итеп, туган телне саклау, татар халкының борынгы, уникаль мәдәниятен үстерү юнәлешендә зур эш башкара, дип билгеләп үтте Президент.
«Бүген татар халкы вәкилләре Ватан алдындагы бурычларын намус белән үти, Ватанны саклый, хезмәт, фән, мәдәният, спорт, башка өлкәләрдәге казанышларын күрсәтәләр», – диелә хәбәрдә.
Дәүләт алга таба да күпмилләтле Россиянең һәр халкының тәңгәллеген һәм үзенчәлеген саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирәчәк, дип билгеләп узды Путин.
- Бөтендөнья татар конгрессының 350 милли-мәдәни иҗтимагый оешмасын берләштергән Беренче съезды Татарстан Президенты Указы белән 1992 елның июнендә оештырылды. Шул вакыттан бирле ул һәр биш ел саен үткәрелә.