Суд Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгы урынбасарын кулга алды
Казанның Вахитов суды Экология, атом һәм технология күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе башлыгы урынбасары Александр Игоновны кулга алган.
Тикшерү Игоновны Тикшерү изоляторына җибәрүне сорап судка мөрәҗәгать итте. Кичә аңа мошенниклык һәм вазифаи вәкаләтләреннән үз файдасына куллану буенча гаепләү белдерелде. 21 июльдә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсендә Игоновка карата җинаять эше кузгатылды.
Тикшерү версиясе буенча, Игонов «Группа Энергострой» ҖЧҖ җитәкчелегенә «Спекторстрой» компаниясе белән отышлы булмаган килешү төзеткән. Килешү биш миллион сумнан артык булган. Тикшерү «Спекторстрой» Игонов контролендә дип белдерә. Фирма хисабына күчерелгән акча урланган.
Игонов үз гаебен танымаган. «Групп Энергостой» белән килешү төзегәндә Ростехнадзорда эшләмәвен әйткән.
«Тикшерү үтенечен канәгатьләндермәүне сорыйм. Шаһитларга басым ясарга һәм качарга җыенмыйм. Мине нәрсәдә гаепләүләрен аңламыйм. Мин 18 ел дәүләт иминлеге органнарында хезмәт иттем. Гомерем буе Ватанга хезмәт иттем», - дип мөрәҗәгать итте гаепләнүче судка.
Суд ике якны да тыңлады, тикшерү үтенечен канәгатьләндерде. Игоновны ике айга Тикшерү изоляторына җибәрделәр.