Суд Казан вертолет заводының топ-менеджерын кулга алды
Казанның Вахитов районы суды мошенниклык буенча эшнең икенче фигуранты - Казан вертолет заводының топ-менеджеры Илдар Мостафинны кулга алды. Ачыкланганча, ул Экология, атом һәм технология күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе башлыгы урынбасары Александр Игонов белән эш иткән.
Тикшерү версиясе буенча, Мостафин Игонов контролендәге «Спекторстрой» фирмасының җитәкчесе булып тора. Шул фирмага 5 миллион сум акча күчерелгән һәм урланган.
Мостафинга аеруча зур күләмдә мошенниклык буенча гаепләү белдерелгән.
Бүген тикшерү аны Тикшерү изоляторына җибәрүне сорап судка мөрәҗәгать итте.
Казан вертолет заводы топ-менеджеры үз гаебен танымаган, фирмага бернинди катнашы булмавын әйткән.
Суд ике якны да тыңлагач, гаепләнүчене ике айга, 21 сентябрьга кадәр Тикшерү изоляторына җибәрү турында карар кабул иткән.