Тәтештә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза
Ел саен 1 июньнән җәй ахырына кадәр Тәтеш муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» район акциясе уза. Ул мәктәп укучыларына яңа уку елына әзерлектә адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.
Акция башланганнан бирле 20 бала мәктәпкә җыенырга ярдәм алды. Район предприятиеләре һәм оешмалары ярдәмендә беренче сыйныфка барачак балалар мәктәп җыелмалары белән букчалар алды, шулай ук кайбер оешмалар тарафыннан беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Бу турыда «Тәтеш таңнары» сайтында хәбәре ителә.
Быел акциядә барлыгы 160 беренче сыйныф укучысы катнашачак.