Тукай районы Үзәк хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде
Тукай районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов урынына Илдар Шиhабетдинов билгеләнде. Шушы көннәрдә аны хастаханә коллективына тәкъдим иттеләр.
Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
Элеккеге баш табиб Галим Сабирҗанов исә үз эшен районның үзәк хастаханәсендә табиб буларак дәвам итәчәк.