Түбән Кама Россиянең акыллы шәһәрләре рейтингында алтынчы урынны алды
Түбән Кама шәһәре 2021 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең акыллы шәһәрләре рейтингының «Зур шәһәрләр» категориясендә 6нчы урынны алды. Бу хакта социаль челтәрдә үз битендә Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов язып чыкты, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.
Россиянең Төзелеш министрлыгы шәһәрләрнең IQ индексын бастырып чыгарды. Бәяләү 10 юнәлешкә бүленгән 47 күрсәткеч буенча башкарылды: шәһәр идарәсе, акыллы торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите өчен инновацияләр, акыллы шәһәр транспорты, иҗтимагый һәм экологик куркынычсызлыкның интеллектуаль системалары, туризм һәм сервис, социаль хезмәтләрнең интеллектуаль системалары, икътисад һәм инвестклимат, шулай ук элемтә челтәре инфраструктурасы.
Безнең Түбән Кама халкы 100 меңнән 250 меңгә кадәр булган шәһәрләр арасында 81,55 балл җыйган.