Чистайда сугыш ветераны белән хушлаштылар
Чистайлылар кичә Бөек Ватан сугышы ветераны Рәис Әхмәтшин белән хушлашты. Җеназа «Нур» мәчетендә узды. Ветеранны соңгы юлга озатырга аның туганнары, якыннары, җирле хакимият, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе, «Чик сакчылары берлеге» иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм башкалар килгән иде. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
«Ни кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы торган саен сирәгәя бара. 9 Майда без Рәис абый белән парадта булдык. Ул һәрвакыт җәмәгать тормышында актив катнашты, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый хәрәкәте составына керде, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүдә катнашты. Бу безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Ул безнең хәтердә мәңге яшәячәк!» – диде Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов.
«Рәис Әхмәтшинның үлеме бөтен шәһәр өчен зур югалту булды. Рәис абый безнең өчен һәрчак үрнәк, остаз булды. Безне туры юлга күндерде», – диде «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге җитәкчесе Рәфис Мәхмүтов.
Рәис Әхмәтшин 1926 елның 20 февралендә Сарман районының Нөркәй авылында туа. Сугыш башлангач, яшьтәшләре белән сугышка киткән ир-атларны алыштыра, беренче көннән үк колхозда эшли башлый.1943 елның ноябрендә армиягә алына. Хәрби әзерлекне Мари АССРның Суслонгер станциясендә уза. 1944 елда фронтка җибәрелә.
Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен Рәис Әхмәтшин Бөек Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен» медальләре, юбилей медальләр белән бүләкләнә.