Июнь ахырында паровоз белән Казаннан Йошкар-Олага кадәр бара торган ретро-тур ачыла
Июнь азагында Казанга П-36 паровозын китерергә тиешләр. Моңа кадәр ул Түбән Новгородта постаментта торган. Ретро-транспорт Свияжскига кадәр турлар өчен җайлаштырылачак, ә аннары маршрут Йошкар-Олага кадәр озайтылачак. «Содружество» җәмгыятенең генераль директоры Азат Әхмәтшин бу турыда «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.
«Даими эшли торган Казан – Йошкар-Ола маршрутын планлаштырдык. Әмма юл озынлыгы 140 километрга якын, ә паровозның маршруты 100 километрдан артмый. Безгә П-36 килгәч, без бу маршрутны төгәлли алачакбыз, чөнки паровозның хезмәт күрсәтү участогы һәм тизлеге зуррак», – дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.
Паровоз ретро-турлар форматына җайлаштырыла, плацкарт һәм купелар булачак. Моннан тыш, аудио-һәм видеогид урнаштырылачак. Аның ярдәмендә туристлар үзләре уза торган участок тарихы белән таныша алачак, дип өстәде Әхмәтшин.
П-36 паровозы инде Горький тимер юлына килгән. Май бәйрәмнәрендә ул Түбән Новгородта булачак, аннары аны Мәскәүгә техник хезмәт күрсәтү өчен алып баралар. Транспорт шуннан соң Казанга килә, маршрут буенча йөри башлаячак. Бүгенге көндә Татарстанда паровозда сәяхәт итү өчен кирәкле инфраструктура эшләнә.