Бер тәүлек эчендә “Без – татарлар!” онлайн-платформасында 500 кеше теркәлде
Татарстан мөфтиятенең «Без – татарлар» татар телен өйрәнү өчен онлайн-платформасында бер тәүлек эчендә 500 кеше теркәлү узды.
Чагыштыру өчен, Татарстанның 100 мәчетендә мәчет каршындагы курсларда узган елны 1500 кеше белем алды. Әлеге күрсәткечләрдән татар телен өйрәнергә теләүчеләр онлайн-ресурсның уңайлылыгын һәм аның теләсә кайсы вакытта татар телен өйрәнү мөмкинлекләрен бәяләүләре аңлашыла.
«Без – татарлар» – татар телен өйрәнү өчен онлайн-платформа. Платформаның түләүсез онлайн-дәресләреннән файдалану өчен, электрон почта яки социаль челтәрләрдәге аккаунт ярдәмендә теркәлү узарга кирәк.
«Без – татарлар» кичә – 26 апрельдә – Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстанда Туган тел көне уңаеннан эшли башлады.