Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2022
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30

Анкара университетында татар кешесе Әкъдәс Нигъмәт Курат исемендәге аудитория ачылган

0
Анкара университетында татар кешесе Әкъдәс Нигъмәт Курат исемендәге аудитория ачылган

Әкъдәс Нигъмәт Курат – чыгышы белән Чирмешән районыннан, Төркиядә гомуми төрки халыкларның тарихы мөгаллиме булып эшли.

Кичә Анкара университеты Тел һәм тарих-география факультетында Чирмешән районы Бәркәтә авылы егете, дөньякүләм танылган тарих галиме Әкъдәс Нигъмәт Курат исемендәге аудитория ачылды.

«Ачылышта факультетның деканы профессор Ләвәнт Каяпынар (Levent Kayapınar), декан ярдәмчесе, доцент Яшим Доган (Yeşim Doğan) һәм доцент Мурат Күчүк (Murat Küçük) катнашкан. Татарстаннан КФУның ректор ярдәмчесе Тимирхан Алишев белән КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институты деканы Эльмира Хәбибуллина килгән», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Аның әйтүенчә, Әкъдәс Курат 1941 елда Анкара университетының әлеге факультет кысаларында ачылган рус теле һәм әдәбияты бүлегендә доцент буларак билгеләнә. 1944 елда профессор дәрәҗәсенә күтәрелеп, 1945 елда Урта гасыр тарихы профессорлыгына ирешә. 1954-1955 елларда ул Тел һәм тарих-география факультеты деканы була.

«Төркиядә бүген дә Гомуми төрки халыкларның тарихы буенча мөһим мөгаллимнәреннән булган Нигъмәт Куратны укыталар. Университетларның тарих бүлеге студентлары аның «IV-XVIII йөзьелларда Кара диңгезнең төньягындагы төрки кавемнәр һәм дәүләтләр» (IV-XVIII. yüzyıllarda Karadeniz kuzeyindeki Türk kavimleri ve devletleri) исемле соңгы хезмәтен яхшы белә», - диде Айгөл Зара Кәбирова.

  • Әкъдәс Нигъмәт Курат (чын исем-фамилиясе – Нигъмәтов Әкъдәс Таһир улы) 1903 елның апрелендә хәзерге Чирмешән районы Бәркәтә авылында дөньяга килгән. 1920 елда Бөгелмә урта мәктәбен тәмамлый. Ике елдан соң белем алуын дәвам итү өчен Германиягә китә. 1924 елда Төркиягә килеп Истанбул университетына укырга керә. Әдәбият факультетының фәлсәфә һәм тарих бүлеген бетерә.
  • Югары уку йортын тәмамлагач, Алманиянең Бреславль һәм Гамбург университетларында Көнчыгыш Европа, Византия тарихы, фәлсәфә һәм икътисад буенча белемен ныгыта. 1933 елда урта гасыр тарихы буенча доцентлык сынауларына катнашып, гыйльми дәрәҗәсен күтәрә. 1941 елда Анкара университеты тел, тарих һәм география факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укыта. 1944 елда профессорлык дәрәҗәсен казана. 1954-1955 елларда Анкара университеты тел, тарих һәм география факультеты деканы була.
  • Төркия һәм Германиядә гыйлем алган, Европа илләре һәм АКШ архивларында эзләнүләрен алып барган Куратның, газета-журналлар өчен язмалары тышында, егерме китап, җитмешләп гыйльми мәкалә язуы билгеле. Әкъдәс Нигъмәт Курат 1971 елның 8 сентябрендә юл фаҗигасе нәтиҗәсендә вафат була.





Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин рассказал о реализации проектов КРТ в столице


Спорт в России и мире
Москва

Медийный баскетбол, киберспорт и турнир ММА: Константин Пухов рассказал о мероприятиях Международного центра бокса (Наташа)


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Теннисист Джокович побил рекорд Федерера по победам на турнирах "Большого шлема"


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Мария Багреева: глобальные климатические цели достижимы лишь при участии городов





Путин в России и мире
Москва

Что лучше для СССР и РФ сегодня: Брежневский застой или Путинский капитализм, а как думают советские люди


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анна Нетребко

«На здоровье»: Филипп Киркоров ответил признавшейся в желании выпить Анне Нетребко



Москва

«Торпедо» и «Алания» пока не договорились по Александру Короткову

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net