Фәрит Мөхәммәтшин: Безнең бурыч – тарихны үзгәртергә омтылучы көчләргә каршы тору
Безнең бурыч – тарихны үзгәртергә омтылучы көчләргә каршы тору, дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин бүген «Милосердие-Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында катнашучыларга. Утырыш Дәүләт Советында узды. Анда «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый» социаль-гуманитар проектының икенче этабына йомгак ясалды. Бүген шулай ук «Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары» региональ проектын башлау турында карар кабул ителде.
Утырыш эшендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары, республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының хатын-кызлар берләшмәләре җитәкчеләре, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан «Мәрхәмәт» берләшмәсе депутатлары «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый» проекты кысаларында муниципалитетлар оештырган күргәзмә белән танышты. Парламент үзәге фойесында Казан шәһәреннән, Аксубай, Апас, Яшел Үзән, Балык Бистәсе һәм башка районнардан иң яхшы проектлар үрнәкләре тәкъдим ителгән иде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларны видео элемтә аша сәламләде һәм май бәйрәмнәре белән котлады. «Бөек Ватан сугышы вакытында хатын-кызлар ир-атлар белән бертигез Ватанны яклап сугыштылар, үзләрен аямыйча, алгы сызыкта булдылар, – дип билгеләде ул. – Яралыларны сугыш кырыннан алып чыктылар һәм госпитальләрдә тормышка кайтардылар. Тәүлек буе станок янында тордылар, икмәк үстерделәр, балаларын кайгырттылар».
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, «Мәрхәмәт» берләшмәсенең проекты Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан хатын-кызларының героик үткәне турындагы истәлекне саклауга юнәлтелгән. Икенче максат – хатын-кыз ветераннарга матди һәм социаль ярдәм күрсәтү, аларны кайгырту өчен тагын бер өстәмә мөмкинлек.
«Проектның ике этабы нәтиҗәләре күп кенә социаль әһәмиятле чараларга, күргәзмә һәм архив-нәшрият проектларына китерде, – диде республика парламенты җитәкчесе. – Асылда, һәр гаиләдә андый геройлар бар. Аларның хәрби һәм хезмәт батырлыклары турындагы хәтер гаилә архивларында, фронт хатларында һәм истәлекләрендә саклана, өлкәннәрдән балаларга һәм оныкларга тапшырыла».
Утырыш ахырында «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый» социаль-гуманитар проектының икенче этабында иң актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Кайбер муниципаль районнардагы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчеләренә Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды.