Чүпрәле районы Иске Задур авылында күп функцияле үзәк төзелә
![Чүпрәле районы Иске Задур авылында күп функцияле үзәк төзелә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/4/26/867c3f915d755419401c263677db4039.jpg)
2022 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 13 объект төзеләчәк. Шуларның берсе – Чүпрәле районы Иске Задур авылындагы күп функцияле үзәк.
«Туган як» газетасы хәбәр иткәнчә, хәзергесе вакытта авылда бинаның нигезен ясау буенча эшләр башланган. Үзәк үз эченә клуб, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә кебек социаль обектларны берләштерәчәк.
Яңа бинада 45 кешегә эш урыны була.