Ульяновск шәһәрендә Тукай әсәрләренә багышланган балалар рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды
Туган тел көне һәм татар әдәбияты классигы тууына 136 ел тулу уңаеннан Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә «Тукай әсәрләре минем күңелемдә»дип аталган өлкә балалар рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Онлайн форматта узган иҗади конкурста 120 бала катнашкан.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, балаларның рәсемнәрен А.Пластов исемендәге Халыкара премия лауреаты, танылган рәссам Ирек Нуретдинов бәяләде. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.