Тел белгече «Татар әдәби тарихы» проектының үзенчәлекләрен аңлатты
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Татар әдәби тарихы» проекты авторлары төп игътибарны татар теле үзенчәлекләренә генә түгел, татарларны бербөтен халык буларак яшәткән әдәби телнең асылын билгели торган язма традицияләр һәм нормаларга юнәлткән. Бу хакта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Лингвистика бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Бәхтияр Миңнуллин «Татар-информ»да журналистларга сөйләде. «Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган текстларны өйрәнгәндә төп игътибарны татар теле үзенчәлекләренә генә түгел, татарларны бербөтен халык буларак яшәткән әдәби телнең асылын билгели торган язма традицияләр һәм нормаларга юнәлттек», — диде Бәхтияр Миңнуллин. Галим сүзләренчә, проект басмаларында татар әдәби теленең үсешендә төп урын алып торган тарихи эзлеклелек ачылган. Дүрт китаптан торган «Татар әдәби тарихы» проектын соңгы елларда бер төркем белгечләр гамәлгә ашырган.