Теләче районы дүрт мең баш сыерга биш сөтчелек комплексын торгызырга ниятли
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Теләче районы дүрт мең баш сыерга биш сөтчелек комплексын торгызырга ниятли.
«Район буенча 3960 баш сыерга биш терлекчелек комплексын торгызуны бурыч итеп алабыз», — дип сөйләде Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.
Аның сүзләренчә, «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 504 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзи. «2021 елда җир, бетон эшләре нәтиҗәле башкарылды. Агымдагы елның язында түбә астына кертергә тырышабыз. Объект ел ахырында файдалануга тапшырылырга тиеш», — диде.
«Алан» хуҗалыгында, җитәкче алышынуга бәйле рәвештә, документларны яңадан рәсмиләштерү тәмамланып килә. Яз көне 1 мең баш сыер терлеген туплаган сөт җитештерү ноктасының беренче чиратын төзү эшләре башланачак. Кредит алу мәсьәләсендә Россельхозбанк белән тыгыз бәйләнештә эшлибез», — дип хәбәр итте Нәҗип Хаҗипов.
«Агролак» агрофирмасында 960 башка исәпләнгән өченче терлекчелек комплексына нигез салына. Төзелеш сезоны башлануга җир эшләренә керешергә ниятлиләр.