«Күңелле әлифба» проекты икенче сезонын башлады
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). «ТАТМЕДИА JUNIOR» кысаларында эшләүче «Күңелле әлифба» проекты икенче сезонын башлады Ул «Күңелле әлифба. Укырга өйрәнәбез» дип атала. Яңа видеоларда Зөбәйдә белән Алмаз «КидСпейс» балалар үзәгендә төрле һөнәрләр үзләштерә, шул арада хәрефләрдән иҗекләр төзеп укырга да өйрәнә. Уен-дәресләр танылган логопед, педагог Надежда Жукова методикасына нигезләнеп эшләнгән, дип хәбәр итә проектны оештыручылар. «Д», «Б», «Ч» хәрефләренә багышланган чыгарылышта, мәсәлән, Зөбәйдә — күз табибы, ә Алмаз Гәрәев көн буе Тик-токта видео төшереп, күзләрен авырттырган бабай ролендә. Бер ел дәвамында Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Гәрәев кызы Зөбәйдә белән «Күңелле әлифба» YouTube каналында нәни балаларны татар әлифбасы белән таныштырды. Зөбәйдә, Алмаз һәм татар алфавиты хәрефләре маҗаралары белән барлыгы 38 видео төшерелде. Алар YouTube та инде 16 меңнән артык карау җыйган.