Мәһдиев Миңнеханов алдында парклар буенча хисап тотты
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллы мэры Наил Мәһдиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдында шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендәге вазгыять буенча хисап тотты. Узган елның җәендә республика җитәкчесе төбәктә, шул исәптән автошәһәрдә төзекләндерелгән объектларның торышын тәнкыйтьләде.
Муниципалитетның турыдан-туры бурычы — чисталыкны һәм тәртипне саклау, ә гражданнар яңа төзекләндерелгән ишегалларына һәм җәмәгать киңлекләренә сак карарга тиеш, диде Мәһдиев йомгаклау сессиясендә.
«Кызганычка, узган ел бу мәсьәлә буенча безгә карата җитди кисәтү һәм гадел тәнкыйть булды. Нәтиҗәләр бик җитди, шул исәптән кадрлар нәтиҗәсе дә. Киләчәктә мондый фактларны булдырмаска кирәк. Шәһәр территориясен төзекләндерү шәһәр мохитен функциональ, экологик һәм эстетик халәттә булдыру һәм хуплауга юнәлтелгән», — диде шәһәр мэры.
Былтыр Гренада паркын һәм Яшь ленинчылар бульварын төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Быел Прибрежный паркында эш башлау планлаштырыла. Шәһәр халкы парклар һәм яр буйлары, мәйданнар һәм бульварлар турында фикер алышуда актив катнаша, диде мэр. «Бу киңлекләр халыкка бик кирәк, эшне дәвам итәчәкбез», — диде ул.
Шулай ук 2022 елда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре көтелә. 2020 һәм 2021 елларда 219 объект яңартылды, быел 147 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла.