Казанның «Черек күл» паркында шугалак үз эшен төгәлләде
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак көннәр җылыну белән бәйле рәвештә бу сезонда үз эшен төгәлләде. Быел шугалак 57 көн эшләде. Барлыгы бозга 138 меңнән күбрәк кеше чыкты. Тимераякларны прокатка бирү пункты хезмәтләреннән 30 меңгә якын кеше файдаланган, дип хәбәр итте Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте. Бу сезонда шугалак 2021 елның 24 декабрендә эшли башлады, рәсми ачылышы 27 нче декабрьдә булды.