Татарстан вәкиле – синхрон йөзүче Агния Тулупованы РФ җыелмасы җыеннарына чакырдылар
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Казанның Татьяна Покровская исемендәге синхрон йөзү мәктәбендә шөгыльләнгән Агния Тулупованы Россия җыелма командасы җыеннарына чакырдылар. Җыеннар 30 гыйнвардан 10 февральгә кадәр «Озеро Круглое» күнегүләр үзәге базасында уза.
«Дөнья чемпионаты киләсе елга күчерелүгә дә карамастан, яшүсмерләр арасында Европа чемпионаты һәм дөнья беренчелеге үз вакытында узачак. Казанда үтәчәк „алтын серия“ этаплары да үз көчендә кала. Россия җыелма командасын әзерләү тулы куәтенә бара», — дип искәртте Россиянең атказанган тренеры, РФ Синхрон йөзү федерациясенең попечительләр советы рәисе Ольга Павлова.
Ул Агния Тулупованың җыелма составында инде җайлашуын һәм төркем белән бергә тулы күләмдә эш башкаруын билгеләп үтте.
«Тулупованың Казандагы чыгышын апрель аенда күрәчәкбез. Аның өчен җан атабыз. Ул — синхрон йөзүдә Татарстанның яңа йолдызчыгы, яшь буын да аңа охшарга һәм аңа тигезләшергә тырыша», — дип искәртте Россиянең атказанган тренеры.