Татарстан хастаханәләргә ярдәм итү өчен 169 миллион сумга якын акча алачак
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мәҗбүри медицина иминияте системасы буенча эшләүче хастаханәләргә ярдәм күрсәтү өчен өстәмә рәвештә 159 981,6 мең сум акча алачак. Әлеге карар илдә коронавирус инфекциясенең яңа — омикрон-штаммы таралу аркасында кабул ителгән. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган боерыкта шулай диелә.
Тулаем алганда, Россия төбәкләренә ярдәм сыйфатында 7,3 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк.
«Авыруның үзенчәлекле формада узуы аркасында кешеләр хастаханәләргә ешрак мөрәҗәгать итә һәм төп авырлык нәкъ менә амбулатор челтәргә төшә. Бүгенге катлаулы шартларда аның тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә кирәк», — дип белдерде Мишустин Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.
Боерыкның үтәлешен Сәламәтлек саклау министрлыгы контрольдә тотачак. Ведомство мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондларының федераль трансфертларны мөмкин кадәр тизрәк алуына күзәтчелек итәчәк.
Хөкүмәт Рәисе элегрәк эш бирүчеләргә, чир йоктырудан саклау һәм сәламәтлек саклау системасына төшкән авырлыкны киметү өчен, мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрне читтән торып эшләүгә күчерергә киңәш иткән иде.