Шимбә көнне Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә өч меңнән артык шалтырату килгән
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ». Павел Климчак). Кичә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 3227 шалтырату килгән. Узган дүшәмбедә исә шалтыратулар саны буенча рекорд (4247) теркәлгән.
Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бу коронавирус инфекциясе йоктыручылар санының кисәк артуы белән бәйле. Шуның белән бергә, вакыты ягыннан иң озак дәвам иткән шалтырату — кичә (46 минут), иң кыскасы (ике минут) сишәмбе көнне булган.
Агентлык Сәламәтлек саклау идарәсенең Казан кешесенең шикаятен (ул ашыгыч ярдәмгә өч сәгать буе шалтыратып та җавап ала алмаган) каравы хакында элегрәк хәбәр иткән иде . Бу катлаулы эпидемиологик вазгыять белән бәйле. Шәһәрдә яшәүчеләр, хастаханәләрнең колл-үзәкләреннән тыш, 112, 122 һәм 103 телефоннары буенча да мөрәҗәгать итә ала.