Бөгелмәдә бер ир-ат үз фатирында янып үлгән
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Бөгелмә шәһәренең Гафиятуллин урамында торак йортның дүртенче катындагы фатирда җиһазларга ут капкан. Бу хакта 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 15 квадрат метрга таралган утны сүндерергә керешкән. Янгынны сүндергән вакытта ир-ат мәетен тапканнар. Ашыгыч медицина ярдәме табиблары аның үлемен раслаган.
Моннан тыш, ут белән көрәшүчеләр әлеге фатирдан өч кешене коткарганнар. Аларга махсус битлек кидереп урамга алып чыкканнар һәм табибларга тапшырганнар.
Фаҗиганең сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ачыклаячак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.