Чаллыда өч җиңел автомобиль һәм ике «КАМАЗ» бәрелешкән
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда берьюлы биш автомобиль: такси, ике җиңел машина һәм ике «КАМАЗ» катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, авариядә «Лада Гранта» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән.