Европада газ бәясе янә 1000 долларга якынлаша
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Европада газның 1 мең кубометры янә 1000 долларга якынлашып килә. Әйтик, ICE биржасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә соңгы бәя — 982,6 доллар, бу 31 декабрьгә караганда 19,6 процентка артыграк. Сату-алу башланган вакытта февраль фьючерслары бәясе 817 доллар тәшкил итте, җомгада ул кыйммәтрәк — 821,9 доллар иде. Беренче өч сәгать эчендә килешүләрнең бәясе кимеп, 771,1 долларга җитте. Әмма көндезге бердән соң вазгыять үзгәрде һәм «зәңгәр ягулык»ның бәясе арта башлады. Шунысын да искәртик: газ бәясе 21 декабрьдә тарихи максимумга (1 мең кубометр өчен — 2190,4 доллар) җиткәннән соң кими башлады.