Бөгелмәдә стильле Яңа ел символы белән фотога төшәргә чакыралар
(Бөгелмә, 2 гыйнвар, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бөгелмә шәһәренең «Яшьләр сарае» яшьләр үзәге мәйданында Яңа ел символы — якты, яшь һәм стильле юлбарыс ясап куйдылар. Аңа Таһир дип исем биргәннәр. Өч метрлы сынны Бөгелмәдә яшәүче Җәләлиевлар гаилә ясаган. Әниләре Әлфия һәм уллары — Айрат һәм Ринат сынны бик тырышып эшләгән. Юлбарыс малае Таһир бик матур, позитив һәм заманча килеп чыккан. Аркасында яшьләр сарае логотибы төшерелгән рюкзак, ә сул аягында селфи ясый торган телефон. Бөгелмәдә яшәүчеләрне һәм кунакларны Яңа ел герое белән бергә селфи ясарга чакыралар.