Сораштыру: 2022 елда Россиядә һәр дүртенче кеше спорт белән шөгыльләнә башларга тели
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан күбрәк укырга һәм спорт белән шөгыльләнергә хатын-кызлар тели. Ир-атлар Яңа елдан начар гадәтләреннән арынырга һәм якыннарына күбрәк вакыт бирергә вәгъдә итә.
SuperJob хәбәр иткәнчә, сораштыруда катнашучыларның 30 проценты белем алырга һәм күбрәк укырга вәгъдә итә. Аларның 27 проценты якыннарына игътибар бирергә тели, ә 26 проценты шәхси тормышын җайга салырга хыяллана.
2022 елда һәр дүртенче кеше спорт белән шөгыльләнергә, ә 23 проценты яшәү урынын үзгәртергә һәм яраткан шөгыльләренә күбрәк вакыт бирергә тели. Сораштыруда катнашучыларның 20 проценты дөньяга, тормышка һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карашын үзгәртергә тели. Респондетларның 18 проценты ремонт ясарга һәм чит телне өйрәнергә, ә 16 проценты туклану системасын үзгәртергә һәм күбрәк ял итәргә тели.
Сораштыруда катнашкан Россиядә яшәүчеләрнең 14 проценты начар гадәтләреннән арынырга, 11 проценты дуслары даирәсен үзгәртергә җыена һәм бары 6 проценты үз тормышларыннан канәгать, алар берни дә үзгәртергә теләми.
Күбрәк укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм чит телләр өйрәнергә, яраткан шөгыльләренә игътибар бирергә, әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәтен һәм туклану системасын үзгәртергә теләүчеләрнең күбесе хатын-кызлар. Ир-атлар арасында Яңа елдан начар гадәтләреннән арынырга һәм якыннарына күбрәк вакыт бирергә теләүчеләр күп.
34 яшькәчә респондентлар тормышларын тулысынча җайга салырга вәгъдә итә. Өлкәнрәк гражданнар зур вәгъдәләр бирми.
1 гыйнвардан яңа тормыш башлау – Россиядә яшәүчеләрнең Яңа ел традицияләренең берсе. 2020 елның декабрендә россиялеләрнең теләкләре якынча шундый булган, дип ачыклык кертә SuperJo.