Казан хостеллары яңа ел ялларында 60 процентка гына тулган
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел ялларында Казан хостеллары 60 процентка тулган, ә пандемиягә кадәрге елларда күрсәткеч максималь булган.
«Яңа ел ялларында хостеллар уртача тулы, мөгаен, 60 процент чамасы. Пандемиягә кадәр Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм гомумән теләсә нинди бәйрәмнәрдә йөкләнеш максималь иде. Хәзер, әлбәттә, күпкә азрак. Беренчедән, яшәү сроклары да азрак. Икенчедән, туристлар саны да азрак», — дип сөйләде ТАССка Татарстан хостеллары ассоциациясе президенты Илья Цыкунов.
Тагын бер сәбәп — ковид вазгыяте тотрыксыз булу сәбәпле, кешеләр алдан бронь ясый алмаган.
Әгәр дә элек номерлар бәйрәмнәргә кадәр берничә ай алдан броньланган булса, хәзер кешеләргә нәкъ менә килер алдыннан гына урыннар алырга туры килә.