Куркыныч астероид Җиргә 2029 елда якынаячак
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 2029 елның язында Җиргә Апофис астероиды якынлашачак. Аның диаметры якынча 325 метр, ә авырлыгы якынча 27 млн тонна тәшкил итә. Әлеге астероид иң куркынычы санала. Бу хәл Космонавтика көненнән соң ук, 13 апрельдә булыр дип көтелә. Өстәвенә, күк җисеменең планетага якынаю тизлеге 7,42 км/с тәшкил итә. Бу хакта Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр проблемалары буенча Бөтенроссия тикшеренү институтына (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структурасына керә) сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Белгечләр фикеренчә, Җир белән бәрелешкәндә 1717 мегатонна энергия чыгачак, бу 1961 елда сыналган совет термо атом-төш бомбасы шартлагандагыга караганда 30 тапкырга күбрәк. «Җир тетрәү көче җимерелү урыныннан 10 километр радиуста Рихтер шкаласы буенча 6,5 баллга җитәргә мөмкин, җил тизлеге секундына 790 метрдан да ким булмаска мөмкин», — дип кисәтә алар.