Роспотребнадзор кайбер кешеләрнең ковидка каршы тора алу сәбәбен аңлатты
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Чир йоктырган кешеләр белән аралашуга карамастан, кайбер кешеләрнең коронавирус йоктырмау сәбәбе билгеле булды.
Роспотребнадзорның Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиник эшләр буенча урынбасары Татьяна Руженцовага сылтама белән «Российская газета» хәбәр иткәнчә, чир йоктырудан битлек кию һәм социаль дистанция саклап котылып калып була.
Вирус лайлалы тышчаларга эләгә һәм организмда нык итеп урнаша алмый.
Моннан тыш, кеше Covid инфекциясен йоктыра, ләкин авыруны җиңел яки яки симптомсыз кичерә. Шуңа күрә организмда кабат йоктыруга комачаулый торган антитәнчекләр барлыкка килә.
«Мондый очракларны иммун системасының бик яхшы эшләве, шулай ук лайлалы тышчага вирусның аз эләккән булуы белән аңлатырга мөмкин», — дип аңлатты Руженцова.
Әмма еш кына иммун системасы барлык ковидка каршы чараларны үтәүчеләрдә һәм прививка ясатучыларда шулай эшли.
Белгеч шулай ук ковид йоктырган кеше белән аралашканнан соң ковид белән авыру ихтималын киметү мөмкинлеге турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, моның өчен шунда ук тамакны һәм авызны чайкарга, борынны су яки махсус катнашма белән юдыртырга кирәк.