Россиядә туристлык агентлыкларының электрон реестры эшли башлаячак
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Туристлык агентлыгы эшчәнлеге алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр 2022 елның 30 июненә кадәр Бердәм турагентлык федераль реестрына үзләре турында мәгълүмат кертергә тиеш.
Бу процедура бушлай. Реестрга кертелмәгән туристлык агентлыклары эшли алмаячак. Бу үзгәрешләр туристлык эшчәнлеге нигезләре турындагы законга кертелгән. Электрон рәвештәге реестрны Ростуризм агентлыгы алып барачак. Реестр мәгълүматларын барлык туристлар да куллана ала. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Тур сатып алырга җыенган сәяхәтче үз телефоныннан сайлаган туристлык агентлыгының рәсми рәвештә эшләвен тикшерә ала. Электрон рәвештә компаниянең исемен, реквизитын, теркәү мәгълүматларын тикшерә ала.