Путин медикларны ковидка каршы көрәшкән өчен бүләкләү турындагы указны имзалаган
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин табибларны һәм медицина хезмәткәрләрен Covid-19 пандемиясенә каршы көрәштә өлеш керткәннәре һәм һөнәри бурычларын фидакарьләрчә үтәүләре өчен бүләкләү турындагы указны имзалаган.
18 табибны һәм медицина хезмәткәрләрен Пирогов ордены, тугыз белгечне II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале белән бүләкләделәр, 36 кеше Лука Крымский медален алды.
Пирогов орденын 2020 елның 19 июнендә SARS-CoV-2 пандемиясе вакытында гамәлгә куйганнар. Бүләккә рус хирургы, хәрби-кыр хирургиясенә нигез салучы Николай Пирогов исемен биргәннәр. Орденны россиялеләргә, ә кайбер очракларда чит ил гражданнарына гадәттән тыш хәлләр, эпидемия, хәрби хәрәкәт һәм яшәү өчен куркыныч белән бәйле башка хәлләрдә медицина ярдәме күрсәткәндә фидакяр хезмәте өчен тапшыралар.
Лука Крымский медален медиклар һәм кече медицина персоналына, шулай ук медицина учреждениеләренең ярдәм күрсәтүне оештыруга һәм җәмәгать сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш кертүче башка хезмәткәрләренә бирелә.