Чирмешәндә эчкече әниләрне соңгы тапкыр кисәттеләр
(Чирмешән, 29 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына кабат спиртлы эчемлекләр яратучы әниләр чакырылган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Татар хатын-кызларын, әниләрне, эчмәгез, дип үгетләп утыру минем өчен, ничектер, оят та кебек. Гомумән, әни кеше өчен беренче урында бала булырга тиеш», — диде комиссия рәисе Рәмзия Долгополова. -
Керкәле авылыннан Р. ике яшь баласының тормышына куркыныч тудырып, атналар буе исереп йөри. Ана кеше эчкечелектән дәваланырга ышандыра, аңа билегеле бер вакыт бирелде. Әгәр кабат шешәгә үрелсә, ул балаларын «югалтырга» да мөмкин.
Чирмешәннән Г.га карата соңгы 3 айда өч административ эш ачылган, комиссия утырышына да өченче чакыруда гына килгән. Дөрес, ул эчкечелектән дәваландым, башка эчмим, дөрес юлга басам, дип ышандыра. Шулай да әлеге хатасы өчен аңа җәза бирелде — штраф салынды. Киләчәктә бу гаилә даими контрольдә булачак.
Комиссия әгъзалары чирмешәнле Е.га да штраф салды. Аның да балаларына игътибары беткән, беренче урында — кәефләнеп йөрү. Ана кеше ялгышын аңлап, эчкечелектән дәваланырга җыена.