Башкортстан язучылары Берлекнең яңартылган бинасында юбилей елына йомгак ясады
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстан язучылары юбилей елын кыш һәм, билгеле инде туган як турындагы шигырьләр һәм җырлар белән озатты. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Башкортстан Язучылар берлегенең яңартылган бинасында традицион Яңа ел алды әдәби-музыкаль бәйрәме үткәрелде.
Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Башкортстан Корылтай депутаты Зәки Алибаев коллегаларын якынлашып килүче яңа ел белән котлады һәм узып баручы 2019 елның республика язучылары актив катнашкан әһәмиятле вакыйгаларга бай булуын искәртте.
Ел дәвамында Башкортстан Республикасының 100 еллыгы һәм Башкортстан халык шагыйре, башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең 100 еллыгы билгеләп үтелде.
Ел ахырында тантаналы рәвештә «Китап» республика нәшриятының бер гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр. Зәйнәб Биишевага һәм Башкортстан Язучылар берлегенең 85 еллыгы. Бу даталарга бәйле күп кенә әдәбиятчылар хөкүмәт бүләкләренә лаек булдылар. Төрле яшьтәге биш автор Язучылар оешмасы сафын тулыландырды.
Зәки Алибаев хәбәр иткәнчә, киләсе елда «Туган телебезгә йөз адым» акциясе кысаларында язучыларның республика шәһәрләре һәм районнары буенча сәяхәтләре, китап укучылар белән күп санлы очрашулары планлаштырылган. Аның сүзләренчә, яшьләр һәм мәктәп укучылары белән очрашуларга аерым игътибар биреләчәк, чөнки китапка, туган телгә карата кызыксыну уяту, яшь укучыларны Башкортстан язучылары – классиклар һәм замандашлары иҗаты белән таныштыру бурычы куела.