Тольяттида татар балалары өчен Чыршы бәйрәме узды
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Тольяттида татар балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Аны Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе оештырды. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ислам Гомәров яңа ел спектаклен әзерләүчеләргә — мәдәни-агарту хезмәте җитәкчесе Алия Мусинага, автономия активистларына, балаларга һәм аларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Милләттәшләрем! Барчагызны да чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Яңа ел котлы булсын!", - дип котлау сүзләрен дә җиткерде ул.