«Рубин» уенчыларының трансфер бәясе Премьер-лигада сигезенче урында тора
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» командасы барлык уенчыларының гомуми трансфер бәясе буенча Россия Премьер-лигасында сигезенче урынны алып тора. Бу нәтиҗә Transfermarkt махсуслаштырылган сайтындагы күренә.
«Рубин»ның 28 футболчысының трансфер бәясе гомумән алганда 45,6 млн еврога бәяләнә. Казан клубының бер уенчысының уртача бәясе 1,63 млн евро тора.
«Рубин»ның иң кыйммәтле уенчылары — сакчылар. Шул ук вакытта, Transfermarkt фикеренчә, Казан клубының сакчысы — 24 яшьлек Егор Сорокин «Рубин”ныкы түгел инде. 2019 елның 1 сентябрендә Казан клубы уенчыны 4 млн еврога «Краснодар» га саткан. Клублар бу сезон ахырына кадәр Сорокин «Рубин» өчен аренда хокукларында чыгыш ясауны дәвам итәчәк дип килеште. Чемпионатның беренче яртысында Егорның трансфер бәясе 200 меңгә кимеде (бу сакчы уенының алдагы сезондагы кебек үк, тотрыклы булмавын исәпкә алганда урынлы) һәм хәзер 3,8 млн евро тәшкил итә.
Бәя буенча иң кыйммәтле икенче уенчы — 25 яшьлек Олег Данченко. 2019 елның июлендә Донецкиның «Шахтер» командасыннан ирекле агент хокукларында күчкән Украина уенчысы хәзер 3,5 млн евро тора.