Мөхәммәтшин «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан»ны Россия Кубогында җиңү белән котлады
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан» волейбол командаларына Россия Кубогында җиңүләре уңаеннан котлау телеграммалары юллады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Зенит» ның баш тренеры Владимир Алекно һәм өлкән тренер Алексей Вербовка телеграммада «киеренке көрәштә спортчылар искиткеч уңышка иреште» дигән парламент башлыгы. «Тугызынчы тапкыр Россия Кубогына ия булып, илебез волейболында лидер булуыгызны янә исбатладылар», диелә котлау телеграммасында.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «Зенит-Казан» клубы президенты Рәфкать Кантюковка Татарстанда волейбол хәрәкәтенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйткән.
«Динамо-Казан» командасының баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов исеменә җибәрелгән телеграммада клубның барлык хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте белән югары уңышка ирешүен язган парламент башлыгы.
Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Казан» волейбол клубы президенты Леонид Барышевны да котлады. Ул аның ярдәме команданың югары спорт казанышларының нигезе булуын әйткән.