«Яктылык» мәктәбе укытучысы Алия СУРИНАга!
Хөрмәтле Алия ханым! Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы, озын гомер насыйп итсен иде. Максатларыгызның тормышка ашуын телим. И.Г.Шәкүров, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.