Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын!
10 ноябрьдә Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен уздырды. Мәүлидне беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез (с.г.в.)не бик сөйгән һәм, аның шәфәгатен өмет итеп, ка-сыйдәләрне (Пәйгамбәребез …