«Әдәби марафон» тантанасына 1100 дән артык кеше чакырылган
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). «Әдәби марафон» тантанасына татар әдәбиятын һәм татар телен яраткан 1100 гә якын финалист чакырулы. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
«Әдәби марафон» онлайн-проекты 21 февраль — Халыкара Туган тел көнендә үткәреләчәк.
Финалга Татарстан Республикасыннан, Удмуртия, Омск, Башкортстан һ.б.төбәкләрдән дә катнашучылар чыккан. Тантанага финалистлар белән очрашырга һәм аларны тәбрикләргә дәрәҗәле язучылар һәм шагыйрьләр, дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр килер, дип көтелә.
«Әдәби марафон» онлайн-проектында 21 көн дәвамында 1100 кеше тарафыннан 2000 гә якын татарча китап/әсәр укылганын күрергә була. ВКонтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон хэштегларының саны 70 меңгә якынлашкан.