Авылда калган өчен – 500 мең сум: «Казанга киткәнче әле ярый шушында килдем, дип уйлыйм»
«Фәйрүзә үзебезнең кыз бит инде ул» диләр Рус Әҗилендә. Шулайдыр шул, мин аны Фәйрүзәнең Мөслимә апа һәм Рәшит абый белән җылы сөйләшүләренең беренче минутыннан ук аңлап алдым. Бернинди «врач апа» дигән кыланмышлар юк, үз кызлары кебек эшкә кереште. Хәлсезләнгән Рәшит абыйга ничек тә хәл кертәсе бар...