Удмуртиядә татар телен өйрәнү курслары эшли башлады
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Удмуртия Республикасында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар ачылды. Курсларны республиканың Татар иҗтимагый үзәге Удмуртиянең Милли сәясәте министрлыгы ярдәмендә оештыра. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада әлеге курслар 24 төркемдә үткәреләчәк. төркемнәрнең ундүрте - гыйнвар-май айларында, ун төркем сентябрь-декабрь айларында эшләячәк. Татар телен өйрәнү курслары Ижевск шәһәренең Җәмигъ һәм Үзәк мәчетләрендә, шулай ук Глазов... Читать дальше...