Татарстанда дәүләт программасы буенча 8 гидротехник корылма төзекләндереләчәк
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Табигать ресурсларын яңадан җитештерү һәм куллану» федераль программасы ярдәмендә Татарстанның Яшел Үзән, Алабуга, Кукмара, Нурлат һәм Буа районнарында гидротехник корылмаларга капиталь ремонт үткәрелә. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, эшләрнең гомуми бәясе 62,6 миллион сум тәшкил итә. «48 су объектында яр буе линияләре, су саклау зоналары һәм яр буен саклау полосаларының чикләре билгеләнә. Читать дальше...