Алабугада картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат турниры узды
(Алабуга, 8 июль, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабугадагы картлар һәм инвалидларның интернат йортында яшәүчеләр Ветераннар Советы вәкилләре белән шашка һәм шахмат буенча берничә партия уйнады. Уен нәтиҗәләре буенча Рәхим Гайсин беренчелекне яулады, икенче урында — картлар йортында яшәүче Геннадий Щукин, өченчедә — шулай ук Ветераннар Советы вәкиле Михаил Красильников. Шәһәрдәге танылган шахматчысы, блиц буенча Алабуга чемпионы Игорь Кобелев хөкемдар булды. Теләгән кеше аның белән шахмат яисә шашка уйнады... Читать дальше...