Уфада Фәридә Кудашеваның йөз еллыгына багышланган концерт узды
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). «Башкортстан» дәүләт концерт залында Россия Федерациясенең атказанган, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тулуга багышланган концерт булды. «Башинформ» хәбәр итүенчә,тантаналы кичә бер сәхнәдә башкорт һәм татар эстрадасы йолдызларын җыйды. Ел саен Башкортстанда Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган «Ике аккош» республика конкурс-фестивале үткәрелә. Ул халыкчанлык традицияләрен саклый һәм үстерә... Читать дальше...