«Созвездия-Йолдызлык» фестиваленең лауреатлары «Пирамида» сәхнәсеннән бүләкләнде
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). «Созвездия-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең йомгаклау гала-концертында меңләп конкурсант сәхнәгә чыкты. Проектның финал этабында «Татар-информ» хәбәрчеләре дә бар иде.
Быел фестиваль җиңүчеләре бик күп булганлыктан, аларның чыгышларын һәм котлауларны бер концертка гына сыймаган. Шунлыктан кичә «Пирамида» залында булган зур концерт «УНИКС» комплексындагы шоуның дәвамы иде.
Гала-концертта быелгы фестивальнең гран-при иясе игълан ителде. Проектның төп призын һәм 350 мең сумлык премияне Чаллының «Татарстан» бию ансамбле һәм Казанның вокаль дуэты бүлеште.
Гран-при ияләрен котларга һәм оештыручыларны, катнашучыларны котларга сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. «Мин әлеге матур бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләремне җиткерәм. Фестивальдә катнашучыларның шулай актив һәм якты булып калуларын телим. Юлларыгызда мондый казанышлар күп булсын», — диде ул.
Җиңүчеләрне төрле оешмалар «Пирамида» сәхнәсеннән кубоклар, дипломнар, медальләр белән бүләкләде. Фестивальнең 40 лауреатына Татарстан Президенты стипендиясе тапшырылды. Дәүләт стипендияләренең гомуми суммасы 2 млн 150 мең сумны тәшкил итә.
Быелгы фестивальдә беренче мәртәбә танылган режиссер һәм актер Михаил Борисов фонды премияләре тапшырылды. Әлеге фонд «Созвездие-Йолдызлык» фестивале тарафыннан Борисовның якты истәлеген хөрмәтләп оештырылган.
Фонд премияләре өстәмә белем бирү оешмалары педагогларына бирелә. Быел премиягә Теләче, Мөслим һәм Мамадыш районы педагоглары лаек булды. «Балаларыбызны тәрбияләүче педагогларга һәм аларга ярдәм итүче район башлыкларына дан», — диде фестивальнең баш продюсеры Дмитрий Туманов.