Добавить новость
Главные новости Гала
Гал
Февраль
2021

Төбәкара «Илаһи моң» бәйгесе игълан ителде

0

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Россия ислам институты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте татар халкының халык авыз иҗаты һәм милли-рухи ядкәрләребезне башкаручыларның төбәкара «Илаһи моң» бәйгесе башлануы хакында игълан итә.

Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада гомуми белем бирү уку йортлары һәм башлангыч, урта һөнәри, югары белем бирү учреждениеләрендә укучылар, профессиональ башкаручылар һәм өлкән буын вәкилләре катнаша ала. Яшь чикләнмәгән. Аерым башкаручы да, иҗади коллективлар да катнашырга мөмкин.

Алар «Халык иҗаты әсәрләрен башкару (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикер)», «Китаплардагы әдәби мирас үрнәкләрен башкару» («Кыйссаи Йосыф», «Бәдавам», «Кисек-баш» һ. б.), («Коръәнне татар мәкаме белән уку традицияләре») номинацияләрендә көч сынаша.

Беренче этапта (20-25 февральдә) катнашырга теләүчеләр, үз чыгышларын видеога яздырып, гариза юллый. Икенче этапта (26 февраль-1 март) чыгышларга һәм эшләргә эксперт бәяләмәсе бирелә. Сайлап алу турын, Zoom программасын кулланып, 6, 7 мартта онлайн форматта уздыру мөмкинлеге карала.

Нәтиҗәләр РИИ, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Болгар ислам академиясе сайтларында чыга. Йомгаклау этабы Казанда һәм Болгар ислам академиясендә узачак (27-28 март). Җиңүчеләр Гала-концертта катнаша.

Катнашу өчен анкета-гаризаны, үзең катнаша торган номинацияне күрсәтеп һәм материалларны (видеоязмалар) теркәп, «Илаһи моң» тамгасы белән riitatkafedra@mail.ru электрон адресына җибәрергә яки Казан, Газовая урамы, 19 йорт адресы буенча, татар теле һәм милли мәдәният кафедрасына җибәрергә кирәк. Тел.: 8 (84-32) 77-68-26.

«Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе кысаларында шулай ук «Тарихи мирасны рухи мәдәният әсәрләрен башкару аша сәнгать-эстетик тәрбия бирү» курсын узу өчен тыңлаучылар җыю игълан ителә. Ул дистанцион белем бирү технологияләре һәм электрон ресурслардан файдаланып, 15-22 февральдә була. Соңыннан квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гале, в Абхазии и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net